Татьяна Ларионова: “Ышаналар икән, булышырга кирәк”

Бүген “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлегендә урнашкан оператив үзәктә халыктан килгән гозерләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова тыңлады.

– Безнең халык бик сабыр, акыллы, – диде ул. – Нинди белән гозер белән шалтыратсалар да, ярдәм итәргә кирәк. Кеше сиңа ышана икән, өметне акламыйча булмый. Кулдан килгәнчә, халыкка булышырга тырышам. Миңа гадәттә, үзем депутат булып торган район кешеләре мөрәҗәгать итә. Халыкны сәламәтлек саклау, ял йортларына барып дәвалана алмау, социаль түләүләрнең бирелмәве һәм тарихи әһәмияткә ия урыннардагы тәртип борчый. Мәдәнияткә кагылышлы сораулар да еш килә. Бер генә гозер дә читтә калмый, “Бердәм Россия” партиясе аны үз контроленә ала.

Татьяна Ларионовага иң элек Алабугадан шалтыраттылар. Сергей әфәнденең коммерциячел булмаган оешмасы бар. Алар физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне җыеп, күңел ачалар икән. Биюләр оештыралар. Әмма шунда катнашкан кечкенә балаларны бүләкләр өчен мөмкинлекләре юк икән. Район хакимиятеннән яклау тапмагач, ул оператив үзәккә шалтыратырга булган.

– Без яңадан Алабуга хакимияте белән сөйләшербез. Сезне үзләренә чакырып, республика күләмендә бара торган грант алу мөмкинлеге биргән программаларда катнаштырырлар. Нәкъ менә сезнең кебек оешмалар өчен бәйгеләр күп бит. Грант отмыйча, акча табып булмый. Бары тик шул рәвешле генә, сез матди ягыгызны яхшырта аласыз, – диде ул.

Казанның “Салават күпере” бистәсендә яшәүче Эльвира ханымны үз якларында авыру балалар өчен бернинди уңайлыклар юклыгы борчый. Ул – үзенчәлекле бала әнисе. Сабыеның башкалар кебек бакчада йөрүен, мәктәптә укуын, белем алып, һөнәрле булуын тели. Аның баласының диагнозы белән кабул итә торган мәктәп Казан үзәгендә генә урнашкан. Анда килеп йөрер өчен ярты көн кирәк. Татьяна Ларионова Эльвирага әлеге мәсьәләнең четерекле икәнен җиткерде. Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән киңәшәсен җиткерде.

Оператив үзәккә гаиләне саклау, аерылышуларны киметү буенча үз тәкъдиме булган Алексей исемле ир-ат та шалтыратты. Татьяна Ларионова аны үзенә чакырды. Шулай ук чиркәү өчен борчылучы ханымны да, пенсиям аз дигән Дания апаны да  тыңлады. Һәркайсына матур теләген җиткереп, проблемаларны хәл итәргә вәгъдә биреп саубуллашты.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү