Гәрәй Рәхимнең «ВТ»да чыккан соңгы интервьюсы: «Мәхәббәт үзе беркайчан да гөнаһ була алмый, ләкин гөнаһка этәрергә мөмкин»

Шагыйрь белән нәрсә турында сөйләшәсең? Әлбәттә, мәхәббәт турында. Аның фикерләре белән килешергә була, килешмәскә була. Үзе әйтмешли, сиксән яшьлек малай башкача фикерли алмый. Гәрәй абый үләннәр буенча белгеч тә әле. Юл уңаеннан гына редакциягә сугылган дустыбыз мунча себеркесен җыю өчен тагын бер атна вакыт калды дип кисәтергә дә онытмады.

– Гәрәй абый, чын мәхәббәт бармы?

– Чын мәхәббәт бар, ул – бөек. Ләкин, җир шарында һәм кеше тормышында бик күп үзгәрешләр булган шикелле, мәхәббәт тә бер генә була алмый. Саф мәхәббәт бер генә була. Аның янында тормышны яктыртып җибәрә торган вакытлы мәхәббәтләр дә була. Хәтта автобуста барганда да гашыйк булырга мөмкин. Мәсәлән, сиңа бер кыз караса, син аңа карасаң, йөрәк дертләп китә. Ул шулкадәр рәхәт була. Вакытлы мәхәббәт кеше тормышын баета.

– Мәхәббәт гөнаһ була аламы?

– Мәхәббәт үзе беркайчан да гөнаһ була алмый, ләкин гөнаһка этәрергә мөмкин. Бу хиснең гөнаһка этәрүе белән риза булучы гөнаһ кылучылар да күп.

– Гашыйк булырга ярыймы соң? Ул бит гөнаһка этәрергә мөмкин.

– Гашыйк булуның гөнаһ булуы турында бернинди дини китапларда да язылмаган. Мәхәббәт гөнаһка китерми. Гөнаһ – гөнаһка китерә.

– Сез илһамны каян аласыз?

– Илһам махсус килә дип әйтә  алмыйм.  Ходай Тәгалә кешегә сәләт биргән һәм ул төрле вакытларда кинәт-кинәт кабарып чыга, күтәрелеп китә. Менә шул илһам була.  Илһам бары тик тормыш фактларыннан гына килә. Ләкин илһамлы һәм талантлы язучылар әдәби әсәрләр язганда шактый гына әйберләрне үзләре уйлап таба ала.

– Сез – табигать баласы. Бүген нинди үләннәр җыясыз? Үпкә чирләреннән үләннәр белән генә дәваланып буламы?

– Үлән белән генә катлаулы чирләрне дәвалап булмый. Ләкин үләннәр, чәчәкләр, тамырларны файдаланып, зур чирләрне тыеп калып була. Татарстанда дәвалау үсемлекләре бик күп. Мин ул турыда аерым китап та әзерләдем. Ул әле чыкмады, ләкин газеталарда аерым мәкаләләр басылды. Бүген ике төрле мәтрүшкә өлгереп килә. Аларны вакытында җыярга кирәк. Мунча себерке бәйләргә вакыт җитте. Мин аны авырулардан саклый ала торган чара дип саныйм. Иң яхшысы –  каен саберкесе. Мин аны үзен генә бәйләмим, әрем, кычыткан, имән сабагы, хәтта чия ботагына кадәр катнаштырам. Ул бердән массаж ясый, икенчедән үзләрендәге файдалы матдәләрне тәнгә сеңдерә. Нәтиҗәдә иммунитет ныгый.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү