Татарстанда машина йөртүче руль артында хәле начарланып үлеп киткән

Бүген иртән Питрәч районы Званка авылы янында трассада фаҗига булган. Анда «Волга» машинасы кинәт юл кырыена төшеп киткән.

Әлеге хәлнең шаһитиләре машина янына килгәч аны йөртүченең хәле авыр булуын күреп алганнар.

«Җиңел машина руле артында ир-ат шунда вафат булды», — ди шаһитләр. Үлгән иргә 60 яшьләр чамасы булган.

Фото: социаль челтәрләр


Фикер өстәү