Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады

17,18, 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар башлана.

Шулай ук Татарстанның аерым округларында Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле хакимият органнарына өстәмә сайлау узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, участок сайлау комиссияләре бүгеннән үк эшли башлаган.

– 2810 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Без финиш сызыгына якынлашабыз. Бүгеннән үк тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек кысасында участок сайлау комиссияләре әгъзалары исемлекләрне төгәлләштерү эшен башкара, – диде Андрей Кондратьев.


Фикер өстәү