«Кызыл зона»да тавыш бирү өчен шартлар тудырылачак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, хастаханәләрдә дәваланучы кешеләр дә тавыш бирүдән мәхрүм калмаячак. “Кызыл зона”дагы коронавируслы сырхаулар да гражданлык бурычын үти алачак.

– Республикада 46 өстәмә участок ачылды, аларның күбесе зур медицина үзәкләрендә урнашкан. Сүз дә юк, бюллетень тартмасын тотып, “кызыл зона”га бәреп кермәячәкбез. Сырхауның тавыш бирергә теләге булса, без аңа барлык шартларны тудырырга тырышырбыз, – диде ул.


Фикер өстәү