Татарстанда билгесез матдә белән агуланган ир-ат үлгән, бала исән калган

Чаллыда 12 яшьлек бала билгесез матдә белән агуланган. Шәһәр прокуратурасы бу җәһәттән тикшерү башлап җибәргән.

Бу хәл 7 сентябрьдә булган. Бала Кама балалар медицина үзәгенә салынган, хәле яхшы, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, бүген автомобиль төзүчеләр шәһәрендә 32 яшьлек ир-ат җан тәслим кылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул да билгесез матдә белән агуланудан үлгән. Әмма Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бу ике очрак бер-берсенә бәйләнмәгән, зыян күрүчеләр – үзара туганнар яки якыннар түгел.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, баланың агулануына китергән билгесез матдә тәмәке кабызгыч газы булырга мөмкин.


Фикер өстәү