Җырчы, спортчы, укытучы Айнур Каюмов: «Кайнап торган «өермә» эченә кермәдем әле»

Җырчы, спортчы, укытучы. Бу юлы «Ни хәл?»гә берьюлы өч кунак чакырганнар икән дип уйлый күрмәгез. Айнур Каюмов турында булыр сүзебез. Әлеге өч өлкә дә бик таныш аңа. Артыгын сөйләп тормыйча гына сүзне үзенә бирик.

Блиц-сораштыру

– Авыл яки шәһәр?

– Шәһәр. Монда минем күңелем тыныч.

– Җыр яки спорт?

– Җыр.

– Йөрәгең бушмы?

– Буш.

– Иң зур хыялың?

– Юктыр ул. Максатларым бар, ә иң-иңен аерып әйтә алмыйм.

Спортчы Айнур

– Айнур, спорт белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсең?

– Беренче сыйныфта укыганда, йөгерү, чаңгыда йөрү белән кызыксынып киттем. Шуннан бирле дип әйтергә буладыр. Төп юнәлешем чаңгы булса да, мәктәптә укыганда, кул көрәше белән дә шөгыльләндем. Ләкин тора-бара икесен дә ташладым. Профессиональ, зур спортчы булдым һәм хәзер дә шундый мин, дип әйтә алмыйм. Һәрвакыт үзем өчен шөгыльләндем.

Мәктәпне тәмамлаганда, йә җыр, йә спорт юнәлеше тора иде алдымда. Беренчесе өчен рус әдәбиятыннан имтихан тапшырырга кирәк, ә мин башканы сайладым. Шуңа да ике юлның берсе генә калды һәм мин Спорт академиясенә укырга кердем.

– Укырга кергәндә, зур спортчы булу максаты бар идеме?

– Юк. Укырга кергәндә үк кемнең кем буласы күренеп тора. Яшьтәшләрем арасында миннән күпкә яхшыраклар бар иде. Аларны куып тотар өчен шактый тир түгәргә туры килер яки гел тиңләшеп булмас иде.

– Югары белемне нәкъ менә анда алуыңа үкенмисеңме?

– Бу сорауны үз-үземә күп тапкыр бирдем инде мин. Юк, үкенмим. Җырны сайлаган булсам, йә, уңыш елмаеп, җырчы булыр идем, йә гади музыка укытучысы. Монда да мин укытучы һөнәрен алып чыктым, ләкин, шуңа өстәп, күпне күрергә туры килде. Төрле спорт чараларында катнашып, танылган спортчылар белән таныштым. Аннан соң, үзеңне актив күрсәтсәң, стипендиясен дә кызганмадылар – бу ягы да файдага булды. Шул ук вакытта җырлауны  да ташлап бетермәдем.

Укытучы абый

– Ялгышмасам, син укытучы һөнәре белән яхшы таныш.

– Әйе, укып бетерүгә, мәктәптә эшли башладым. Беренче елны ук «Наш новый учитель» грантын оттым. Җиңгәч, өч ел эшләргә кирәк иде. Аннан тагын ике ел эшләдем. Һәм менә әле быел гына эштән киттем.

– Нигә?

– Кызыксыну бетте. Үсеш өчен мөмкинлекләр күрмәдем, һаман бер җирдә таптанган кебек. Миңа гел хәрәкәттә булырга кирәк.

– Яшь мөгаллимнәр гомерләрен шушы һөнәргә багышлаган өлкән буын укытучыларына бөтенләй охшамаган, тиз туялар. Ни өчен шулай икән?

– Яшерен-батырын түгел, бу һөнәргә ихтирам, хөрмәт кимеде. Элек укытучы кадерле кеше иде. Акча мәсьәләсе – шулай ук үзәктә. Үземнән чыгып әйтәм: минем хезмәт хакым мактанырлык түгел иде. Яшь укытучыга әти-әниләр тарафыннан да басым бар. Менә шулар җыела инде. Берәүне дә гаепләп әйтүем түгел, эмоциональ яктан авыр тоела башлады, яшь белгечләрнең күбесе шуны тоядыр.

– Бүген рәхәтләнеп замана баласын сүгәләр. Турыдан-туры балалар белән эшләгән кеше буларак, син ни диярсең?

– Замана баласы, дип, мин үзем дә шул рәттә бит әле. Юк, сүкмим (көлә). Ә чынлыкта, заман белән заманны чагыштырырга кирәк түгел. Хәзер кешеләр түгел, тирәлек үзгәрә. Балалар күп белә башлады, мәгълүмат күп һәм ачык. Авыл баласы белән шәһәрнекен дә аерып булмый. Яшьләр тәртипсез дип әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, минем дәресләрдә бик тәртипле иде алар.

Җырчы Айнур

 Син үзеңне «вокалист» дип атыйсың. Ни өчен җырчы түгел?

– Мине беренче сыйныфтан бирле сәхнәдә дияргә була. Ул чакта үзем теләгәннән түгел, укытучым әйткәч чыктым. Өлкән сыйныфларда җырдан башка яши алмавымны аңладым. Җырлау – җырчы булу дигән сүз түгел бит. Сәхнәдә генә түгел, өйдә дә, машинада да җырлыйсың, шуннан тәм табасың, ләззәт аласың.

Мин үземне эстраданың бер өлеше дип әйтә алмыйм. Җырчыны мин, иң беренче чиратта, концертлар куеп йөрүче, популярлыкка омтылучы буларак күрәм. Ә минем мондый тәҗрибәм юк, бары тик үземә һәм тыңлаучыма ошый торган җырларым гына бар.

– Димәк, син эстрадага читтән карыйсың?

– Әйе, мин ул кайнап торган «өермә» эченә кермәдем әле.

– Керәсең киләме?

– Белмим, юктыр. Минем җырлыйсым килә – бары шул гына.

– Эстраданы социаль челтәрләрсез, социаль челтәрләрне эстрадасыз күз алдына китереп булмый хәзер. Мондый тыгыз бәйләнешкә ничек карыйсың?

– Уңай. Социаль челтәрләр – җырчыларга үзләрен таныту өчен яхшы урын, яхшы реклама. Ләкин бу бәйләнеш концертларның санын киметә кебек. Хәзер бик популяр җырчылар гына зал тутырып халык җыя ала, калганнарга бик авыр.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү