Тавыш бирүчеләр буенча алдынгы районнар билгеле

Сайлаучылар саны буенча Ютазы районы алдынгылыкны били. Аларда барлык сайлаучыларның 87,4 проценты тавыш биргән. Икенче урында – Алексеевск (87, 26 процент сайлаучы). Өченче урында – Балтач халкы. Биредә сайлау хокукы булган халыкның 86, 82 проценты гражданлык бурычын үтәгән.

Казанның Мәскәү районында тавыш бирүчеләр буенча иң аз күрсәткеч теркәлгән. Барлыгы – 46, 56 процент.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү