Россиядә яшәүчеләрнең миллиард сумнан артыграк бурычын гамәлдән алачаклар

2,5 мең кеше бөлгенлеккә төшү турында гариза язып, шундый нәтиҗәгә ирешкән.
Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Илья Торосов белдергәнчә, бөлгенлеккә төшкән 2,6 мең кешенең барлыгы 1,6 миллиард сумнан артыграк бурычын гамәлдән алачаклар. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, бөлгенлеккә төшүнең гадиләштерелгән процессы гамәлгә керүнең беренче елында барлыгы 12 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Бөлгенлеккә төшү турында гариза язып тапшырган 2,5 мең кеше өчен суд эшләре төгәлләнгән. Шулай итеп, хәзер алар бурычларыннан котылачак. Калган кешеләргә әҗәтләрдән азат ителүне 6 ай көтәргә кирәк әле. Хәзерге вакытта мондыйларның хәленә кереп, Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына да гариза язып тапшыру мөмкинлеге тудырылган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә яшәүчеләр өчен банкротлык институты 2015 елдан эшли башлады. Бурычын түли алмаган кеше үзен банкрот дип тану турында арбитраж судына мөрәҗәгать итә ала дигән сүз бу.


Фикер өстәү