Мишустин кушуы буенча, Фальков һәм Мурашко ашыгыч рәвештә Пермьга киткән

Премьер-министр Михаил Мишустин Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальковка тиз арада Пермьгә барырга кушты. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пермь югары уку йортында атыш оештырган егет тоткарланган, соңгы мәгълүматлар буенча, 8 кешенең гомере өзелгән, яраланучылар да күп.


Фикер өстәү