Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле эшләү рейтингында Татарстан сәламәтлек саклау министрына һәм прокурорга тиңнәр юк

Бишлеккә шулай ук Марина Патяшина һәм Рафис Хәбибуллин кергән.

Татарстан министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәр-районнар хакимиятләре башлыкларының 2021 елның икенче кварталы өчен медиа нәтиҗәлелек рейтингы төзелгән.
“Иң-иңнәр” бишлеген Казан мэры Илсур Метшин ачып җибәрә. Икенче урында – республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Әлеге ведомство башлыгының медиа активлыгы коронавирус инфекциясе дулкыннары “китереп бәрү” белән турыдан-туры бәйле. Министр командасы, гадәттәгечә, массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм комментарийларда зур активлык күрсәткән.

Сәламәтлек саклау министрының рейтингта икенче урынга чыгуына коронавирустан вакцинация үткәрелү, препаратның даими кайтарылып торуы, атналык даими туры эфирлар уздыру, шулай ук халыкта зур резонанс тудырган очраклар йогынты ясаган. Әйтик, Казанның 175нче мәктәбендәге атыштан, сукбай этләр һөүменнән зыян күргәннәрне дәвалау, “Авангард” хоккейчысы Алексей Емелин тирәсендәге ыгы-зыгылы хәлләр һ.б.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков рейтингта өченче урынга чыккан. Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, прокурорның мәгълүмат белән тәэмин итү командасы, элеккечә үк, Татарстанның барлык көч структуралары арасында иң оператив эшләве белән аерылып тора. Нәфыйковның өченче урынга чыгуына йогынты ясаган мәгълүмати сәбәпләр арасыннан – 175нче гимназиядә фаҗига булган урында эшләү, прокурорның фаҗига урынына баруы, атыш оештыручыга коралның законлы нигездә бирелү-бирелмәвен тикшерү, республика мәктәпләрен тикшерү һ.б.

Дүртенче урында – “Роспотребнадзор” идарәсе башлыгы Марина Патяшина. Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин исә бишенче урынга чыккан.


Фикер өстәү