Йолдызнамә | 4 – 10 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Төрле вакыйгалар, очрашулар һәм яңа танышулар Кучкарларны илһамландырачак. Атна уртасында карьера үсеше фаразлана. Уңыш елмайганда, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыгыгыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышыгызның төрле өлкәләрендә үзгәреш җилләре исә. Йолдызлар сезгә көтелмәгән очрашулар һәм күңелле яңалыклар вәгъдә итә. Билгеле бер максатыгыз бар икән, аннан читкә тайпылмасагыз хәерле. Эшегездә нидер сез теләгәнчә бармый икән, артык хафаланмагыз. Бар да вакытлыча.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эш урынында артык кире булмагыз. Бу сыйфатыгыз сезне гел дә бизәми. Йолдызлар бу атнада сезне төрле вак-төяк мәшәкатьләр урап узачак дип вәгъдә бирә. Ялларга билгеләп куйган планнарыгыз бар икән, аларны үзгәртмәгез.

Кысла (22.06 – 22.07) Гайбәт, имеш-мимешкә ышаныр чакмыни? Сезгә көнләшеп караган кешеләрдән ерактарак торыгыз. Бу атнада сезгә уңыш елмаячак. Бәлки, нәрсәдер отарсыз, бәлки, кем беләндер танышырсыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу атнаны гаилә, шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртуга багышларга кирәк. Шулай ук ерак юлга чыгып, башны ял иттереп алу да зыянга булмас. Яхшы кәеф, яңа хисләр кирәк! Мәхәббәттә исә сак булыгыз. Өермәләргә кереп, башыгыз чуалуы ихтимал.

Кыз (24.08 – 22.09) Төшенкелеккә биреләсез түгелме? Моннан чыгу юлы – яңа һөнәр яисә яңа мәхәббәт. Кызыксынуларыгыз төрле якка авышып тора. Атна азагында Кызларның матди хәле яхшыруы ихтимал.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна башы бизнеска бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы чор булыр. Җомга шулай ук яңа элемтәләр булдыру, эшлекле очрашулар уздыру өчен шәп вакыт. Якшәмбе күп итеп акча китерәчәк. Ялгызлар үзләренә пар эзли башлаячак.

Чаян (24.10 – 22.11) Хыялый һәм тыныч чорыгыз. Үзегезгә ошамаган, җеннәрегез туры килмәгән кешеләр белән очрашмавыгыз хәерле. Һөнәри сорауларга килгәндә, йөрәгегезне тыңлагыз. Гаиләгез дә сезнең игътибарга мохтаҗ.

Укчы (23.11 – 21.12) Теләсә кемгә вәгъдәләр биреп йөрмәгез. Аларны үти алмавыгыз да бар бит. Яңа эш урыны турында хыялланасыз. Бу атнада эзли башларга мөмкин. Ял көннәрен яраткан кешеләрегез янәшәсендә үткәрү әйбәт булыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнагыз өйдәге мәшәкатьләргә багышланачак. Сезнең ярдәмне көтеп торган күпме кеше бар икән бит! Шулай ук үпкә-рәнҗешләргә урын калдырмаска киңәш ителә. Күңелегезне күптән тырнап торган вакыйгаларны үзегездә җыймагыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында җитәкчелек белән сүзгә керүегез ихтимал. Ялгыша күрмәгез! Ял көннәрегез истә калырлык булып узар. Мәхәббәт турында да онытмасагыз иде. Ялгызларны бер яхшы кешегә димләргә мөмкиннәр.

Балык (20.02 – 20.03) Уйланылмаган гамәлләр чоры түгел. Бу атнада сезнең төп кагыйдә – ашыкмау. Эш урынында вакытлыча мәшәкатьләр килеп тумагае. Әмма оптимизм рухын югалтмагыз.


Фикер өстәү