Дөньяны ничек бүлешергә?

 Икътисади кризис куәтләнгән һәм бөлгенлек арткан саен державаларның үзара өченче дөнья илләренең байлыкларын бүлешү өчен тартышулары да көчәя. Британнар соңгы көннәрдә Өченче Бөтендөнья сугышы башланырга мөмкин булган төбәкләрне күрсәтеп махсус карта төзеде.

Инглизләр фаразы буенча, зур бәрелеш Төньяк Кореяда, Иран, Израиль, Төркия, АКШ, Тайвань, Кашмирда, Фарсы култыгында башланып китәргә мөмкин. Исемлектә, сөенечкә дип әйтик инде, Россия юк. Конфликтка керүче яклар инглиз таблоидын үзләренә үрнәк итеп алсалар, сугышның беренче кононадалары бездән еракта яңгыраячак. Әмма дә ләкин НАТО гаскәрләренең шактый зур куәтләре Россия чигенә килеп бөялделәр инде. Бүгенге күзлектән караганда, иң киеренке урын, әлбәттә, Тайвань. Нәкъ менә шул утрау тирәсендә ике глобаль держава – АКШ белән Кытай бертуктаусыз мускуллар уйната.

Зур конфликт төенләнә калса, аның төп сәбәбе финанс кризисы булачак, билгеле. Әмма гади халыкка сылтауларны сәбәп итеп күрсәтәчәкләр. Кәгазь һәм электрон акча мәтәлчегеннән файдаланып, технологик яктан куәтле державалар табигый байлыклары ташыган төбәкләрне бер-берсенең тырнагыннан тартып алырга тырышачаклар. Бу процесс бүген үк бара инде. Моны, әйтик, Африканың бай дәүләте Мали мисалында күрергә була. Бу илнең җир астындагы табигый байлыкларын әлегә кадәр французлар сауды. Моның методикасы һәм технологиясе бик гади. Курчак хөкүмәт оештырасың, процентлы кредитлар белән аны кабалага төшерәсең һәм алтын, уран, җирдә сирәк очраучы металларны җай гына үзеңә ташыйсың, сатасың. Моннан риза булмыйча баш күтәргән гыйсъянчыларны террорчылар дип игълан итәсең һәм илдә бертуктаусыз үзара кан кою, бугазлашу атмосферасы булдырасың.

Малида французлар бик күп еллар дәвамында шулай эшләделәр. Әмма Малиның яңа күчеш хөкүмәте белән французлар арасында соңгы вакытларда дипломатик җәнҗал килеп чыкты. Хакимлектә тору өчен яңа хөкүмәт французлар ярдәменнән баш тартып, ялланган россияле хосусый компания сугышчыларын үзенә чакырды. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы моны рәсми рәвештә таныды. Әмма мондый конфликтлы төбәкләрдә россиялеләр белән төрекләрнең юлы гел кисешә хәзер. Малиның күчеш хөкүмәтен җитәкләүче Шогель Кокалла Маига: «Террорга каршы көрәштә Мали Төркиянең ярдәменә мохтаҗ», – дип белдерде. Францияне исә илдә террор үсүгә булыша дип гаепләде.  Төрекләр бүген Африка илләре Тунис, Ливия, Судан һәм Сомалига актив хәрби ярдәм күрсәтәләр. Руанда хөкүмәте алардан һөҗүм итүче дроннар сатып алырга җыена. Төрек экспансиясе Азия илләрендә дә Россия мәнфәгатьләре белән кисешә. Әфганстан һәм Урта Азиядәге элекке совет республикаларында Әнкара йогынтысы көчәя.

Әфганстан дигәннән, Дохада илнең яңа хакимиятләре АКШ белән сөйләшүләр алып бардылар. «Әл-Җәзира» каналы хәбәренә ышансаң, очрашу нәтиҗәле узган, американнар үз өстенә йөкләмәләр алган. Әфганстанның тышкы эшләр министры вазыйфасын башкаручы Мәүләви Әмир Хан Муттаки шулай ук Катарда немец делегациясе белән дә очрашып сөйләште. Кытай һәм Россиянең Кабул белән актив элемтәдә торуларын исәпләсәк, глобаль капитал ияләре яңадан әфган туфрагында җыелырлар кебек. Бу юлы инде көрәш башка яссылыкта барачак.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү