Укытучы Гөлшат Фәрхетдинова: Сабыйларга әти кулы җитмәве күренеп тора

Октябрь аеның өченче якшәмбесе рәсми рәвештә Әтиләр көне дип игълан ителде. Нинди булырга тиеш ул чын әти? Хәзерге заманда ир хакын хаклау, гаиләнең бөтенлеген кайгырту бармы әле? Әлеге сорауларга әтиләр дә, әниләр дә җавап эзләде.

Гөлшат Фәрхетдинова, Казан шәһәренең 20 нче гимназия укытучысы:

– Актив, җаваплы әтиләр җитми. Инде күптәннән мәктәп җыелышларына әниләр йөри. Тормыш алып бару хатын-кыз җилкәсенә калды. Сабыйларга әти кулы җитмәве күренеп тора. Тулы булмаган гаиләләр дә кызганыч. Әтиле булып та, ата назыннан  мәхрүмнәр бар. Гаиләдә бала белән әти мөнәсәбәтләре бетеп бара. Балалар һәр проблемасын әни аша хәл итә. Хәтта малайлар да борчуларын әтигә түгел, әниләренә сөйли. Әти белән бала арасында әни арадашчы булып яши. Шушы салкынлыкны бетерергә иде. Әтиләр гаиләгә вакыт кызганмасын, балаларына терәк тә, үрнәк тә булсыннар иде.


Фикер өстәү