Суд залыннан: Мәхәббәтнең күзе сукыр

Татарстанның 19 районында наркотик кулланучылар арткан. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, дәвалау учреждениеләрендә махсус исәптә торучы «стажлы наркоманнар» саны 19 меңгә җиткән. Иң аянычы, андыйлар саны айлап түгел, көнләп арта тора.

Наркотикларга каршы республика комиссиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, соңгы елларда хәл тагын да катлаулана, дип белдерде. «Наркотикларның моңарчы күрелмәгән төрләре барлыкка килү, бу афәтне таратуда заманча технологияләр, интернет ресурсларның кулланылуы җәмгыятебездә куркыныч төс ала», – диде Президент.

Әйтергә кирәк, республика хокук саклау органнары, наркотикларга каршы көрәш идарәсе, урындагы җитәкчелек киң җәмәгатьчелек белән берлектә бу юнәлештә шактый эшләр башкара. Узган ел Татарстан судларында наркотик куллану, аларны тарату белән бәйле меңнәрчә җинаять эше каралган. Гаеплеләр тиешле җәзасын алган. 2021 елның сигез аенда Татарстанга наркотик матдәләр кертүче утыздан артык җинаятьчел төркем эшчәнлегенә киртә куелган.

Югыйсә мондый афәтнең торган саен киңрәк таралуы өчен җирлек тә юк кебек. Наркотиклар куллануның ахыры ни белән тәмамлануын һәркем белә сыман. Әмма ел саен меңнәрчә кеше гомере таләп итүче бу агулы сазлык яңа корбаннар таба. Сәбәбе гади: дөньяны чорнап алган наркобизнес, оешкан җинаятьчелек үз максатларына ирешү өчен теләсә нинди киртәне үтеп чыгарга әзер.

Республика шәһәр һәм авылларына үтеп кергән бу афәт нәтиҗәсендә соңгы вакытларда 81 кешенең гомерен өзүе, дистәләрчә яшь кешенең наркотиклар кармагына эләгеп, үзләрен генә түгел, ата-анасы, якыннарын авыр кайгыга салуы аларны бөтенләй борчымый. Шушы араларда башкаланың Вахитов районы ачык суд утырышында Казанда яшәүче 24 яшьлек Лилия Фәйзиева да үзенең наркотиклар таратуда катнашуы нәтиҗәсендә никадәр кешенең гомерен агулавын шактый соңлап аңлый.

Бай «кияү» бәхетсезлек китерә

Авылдан килеп, югары уку йортында белем алу өчен күпме тырышлык куярга кирәк булуын күз алдына китерү әллә ни кыен түгел. Ярый ла ул әти-әниең, туганнарың гел ярдәм итеп торса. Тик үз тормышларын көч-хәл белән тартып-сузып алып барган гаиләдән нинди ярдәм көтәсе? Җитмәсә, Лилиядән соң да әле ике сеңлесе бар. Аларны да укытасы, өс-башларын карыйсы. Башкаланың әйдәп баручы уку йортында белем алып, киләчәктә юрист булырга хыяллана ул. Төркемнәрендә бердәнбер авыл кызы башкаларның ничек яшәвен дә күреп тора. Әледән-әле кием алыштырып, лекциягә җиңел машинада килеп йөрүчеләр арасында гел кимсенү хисе кичердем, ди.

Өченче курста укыганда Лилия Данил исемле егет белән таныша. Шәһәрнең асыл урыннарында ял итәргә, төрле дискотекаларга, концертларга бергәләп йөри алар.  Тормыш-көнкүреше җитеш, өч бүлмәле фатирында берүзе яшәүче Данилны кыз күңеле хыялында йөрткән бердәнбере итеп кабул итә. Үзен эшмәкәр дип таныштырган Данил акчаны санап тотарга яратмый. Затлы машина, модалы киемнәр, елга берничә тапкыр диңгез буенда ял итүләр… Кыскасы, ике елга якын гомер тоташ бәйрәм сыман уза.

Мәхәббәтнең күзе сукыр, дисәләр дә, Лилия беркайда да эшләмәүче ир-атның җилкәсендә утырасы килми. Данил аңа үзенең танышлары аша Мәскәү сәүдә базасының Казан филиалына вәкил-арадашчы итеп эшкә урнашырга булыша. «Көн буе офиста утырасы түгел. Айга бер тапкыр командировкага барып кайтсаң, шул җитә», – дип аңлата.

Лилия үз бәхетенә үзе ышанмый. Дөньяда шундый эш тә була икән бит. Офиска барып, кирәкле документларны барлау, килешүләрнең ничек үтәлүен тикшереп-карап тору өчен вакыт та әллә ни күп кирәкми. Аның каравы беренче айда уч тутырып акча ала. Өстәвенә командировкага барып кайткан саен премия вәгъдә итәләр.

Тик бушлай сыр бары капкында гына була бугай шул. Данилның ниндидер шикле кешеләр белән аралашуына, үзен дә шул эшкә тартуына каршылык күрсәтеп караса да, тора-бара ризалаша. Үзенә гел яхшылык эшләргә теләгән ир-атның тәкъдименә каршы килә алмый.

Әллә ни авырлыгы да юк. Мәскәүгә барып, үз эшләрен башкаргач, кәрәзле телефоннан шалтыратып, әйтелгән урыннан зур булмаган төргәк барып аласы. Аңардан бары тик саклык чараларын үтәү генә таләп ителә.

Лилиянең тормышы түгәрәкләнә. Әти-әнисенә, сеңелләренә ярдәм итү мөмкинлеге дә туа. Данилның кулга алынуы турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Аның бердәнберен җинаятьчел төркем белән берлектә Казан читендәге Сокуры бистәсендә наркотик матдәләр җитештерү һәм сатуны оештыруда гаепле дип табалар. Лаеш районы суды кылган җинаятьләре өчен Данил Зоркинны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе нигезендә унике елга ирегеннән мәхрүм итә.

Кылганнар өчен җавап бирәсе

Наркотиклар сазлыгына һаман саен тирәнрәк бата баруын яхшы аңлаган Лилия көннәрдән бер көнне полициягә гаризаны үзе илтеп бирә. Шуның белән күпмедер күләмдә җинаять җәзасын киметә алгандыр, шәт.

Бүген наркотиклар белән эш итүче җинаятьчеләрнең эзенә төшү шактый катлаулы. Андыйларның кылган гамәлләрен исбатлау тагын да авыррак. Ни өчен дигәндә, барысы да заманча технологияләр, интернет, кәрәзле телефон аша эшләнә.

Суд барышында Лилия сөйләгәннәрдән:

– Наркотик матдәләр алырга башлыча Мәскәүгә барырга туры килә иде. Поезддан төшкәч тә, Мәскәү метросының Щелково станциясе янына барам. Аннары кәрәзле телефонга килгән номердан шалтыратам. Пакетны кайдан аласын әйтәләр. Шул кичтә үк яңадан поезд белән кире Казанга кайтам. Монда да шундый ук схема. Пакетны алар әйткән урынга илтә идем. Ике елга якын вакыт эчендә берсе белән дә аралашмадым, берсен дә күрмәдем, – ди Лилия Фәйзиева.

Үз эшен яхшы белгән тикшерү органнары хезмәткәрләре Лилиянең соңгы очрашуында катнашучыларның эзенә тиз төшә. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанга наркотиклар җибәреп торучы җинаятьчел төркем кулга алына.

Әмма кылганнар өчен барыбер җавап бирергә туры килә. Башкаланың Вахитов районы суды, әлеге җинаять эшен карап тикшергәннән соң, Лилия Фәйзиеваны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 228 маддәсе нигезендә 4 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү