Иммунолог: “Россиядә коронавирусның супердулкыны язга кадәр барачак”

Чирнең сүлпәнәюе көтелми.

Россиядә коронавирусның супердулкыны язга кадәр тәмамланмаячак. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков борчуга салырдай әнә шундый фаразын җиткергән. Бу хакта Ura.ru чыганагы яза.
Медик әйтүенчә, безгә чирнең тиз генә чигенүен көтүдән мәгънә юк.
– Хәзер без супердулкынның бер өлешен генә күрәбез әле. Алга таба ул тагын да көчәячәк. Ноябрьнең икенче яртысы тирәсендә хәлләр берникадәр тотрыклыланачак. Ләкин гыйнвар аенда тагын “күтәрелеш” булачак. Шуннан соң “язгы дулкын” киләчәк, – дип кисәткән иммунолог.


Фикер өстәү