«Техника булса, якын килмәс идем»…

…ди читләр өчен дә үз кешегә әйләнгән Илфак Фәләхетдинов

Ветеринария табиблары турында күп язылды. Мал-туар асраган кешенең аларга гозере еш төшә. Төрле очраклар булды: әле генә йөгереп йөргән, тиктомалдан егылып, үләр чиккә җиткән бозауны терелтүләрен, үләргә дип сузылып яткан этне аякка бастыруларын да… – саный китсәң, безнең мисалда гына да шаккаткыч хәлләр байтак. Әле күршеләрнекен дә өстәсәң…

Менә шушы очраклар булган саен, мин бу һөнәр ияләренең хезмәтенең катлаулылыгына, кай төше авыртканын да әйтә белмәгән малларны, бернинди аппаратлардан башка гына дөрес диагноз куеп, дәвалый белгәннәренә бик аптырыйм. Болай сокланучылар мин генә түгел. Кайсы ветеринар турында язмам чыкса да, рәхмәт, аңардан без дә бик күп игелек күрдек, дип шалтыратучы була. Элекке укытучым Рауза апа исә: «Бу һөнәр ияләрен күтәрдең, моңа кадәр алар гел күләгәдә кала, алар турында язучы да юк иде», – дигән иде. Менә тагын бер шәп мал табибы турында язарга булдым әле.

Шундый кешеләр була: бер-ике күрүдә инде син аны күптән беләсең кебек тоела. Борнак егете Илфак Фәләхетдинов белән дә шулай булды. Авылдашым Марат бик мактагач, сыерыбыз авырганда, киңәш сорап, бер шалтыраткан идем, шуннан бирле шактый борчырга туры килде үзен… Көннең, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә телефонын аласына, төпле киңәш бирәсенә ышанып шалтыратасың аңа. Телефон аша гына хәл итеп булмаса, ул сиңа вакытын әйтә, минутын да кичектермичә килеп җитә… Әле икенче көнне иртүк, онытмыйча шалтыратып, терлегеңнең хәлен дә сорый! Янына килеп басуга, аның кәефен аңлап ала, кайда колагына, кайда танавына карап, инде беренче диагнозын куя Илфак. Хәтерлим әле: беренче тапкыр килгәндә мин: «Сыерыбыз бераз холыксызрак, чамалап керегез», – дип кисәтергә ашыктым. Ул исә: «Борчылмагыз, техника булса, мин аның янына якын да килмәс идем, чөнки техниканы белмим»,  – дип, авыз эченнән җыр көйләп, кереп тә китте. Гаҗәп, әмма хак: көйсез терлекләрнең дә «көе»н таба белә ул. Ә бит без шәп мал табибы дип йөргән Илфак районда иң оста ясалма орлыкландыру технигы!

Һөнәре буенча мал табибы түгел ул. Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган зоотехник. Диплом алып кайткан егеткә үз авылында эш табылмый, ә күрше колхоз рәисе: «Бездә шушы эш кенә бар. Теләсәң – эшлә, теләмәсәң…» – ди. Озак уйланмый Илфак, тәвәккәлләп, ветеринар булып эшли башлый. «Теоретик белемем булмаса да, техникумда  безгә барысын да азлап-азлап өйрәткәннәр иде, бәхетемә, миңа бик тә белемле, тәҗрибәле Фәрит абый Шакиров янәшәсендә эшләргә туры килде. Ул миңа барысын да  өйрәтте, мин аңа бик рәхмәтле», – ди ул бүген. Берничә елдан Илфакны туган авылына ясалма орлыкландыру технигы итеп эшләргә чакыралар. Бер-ике сәгатьлек белем күтәрү курсларында укый да эшкә керешә ул. Малларны бик яратуы, кызыксынучан булуы, техникумда алган белемнәре, ветеринария табибы буларак алган практик күнекмәләре… – барысы да бу эшендә бик кирәкле була.

Нәтиҗәләр озак көттерми. Берничә елда инде ул районда күпләргә тәҗрибә бирерлек оста белгечкә әйләнә. Һөнәри осталык бәйгесендә бер тапкыр җиңүче була, икенче-өченче урыннар ала, дүртенче урыннан да артка калганы юк. Еллык нәтиҗәләр буенча районда хезмәт алдынгысы дип табыла, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау таныклыгы белән бүләкләнә.

Сыер авырып яки бозаулагач, егылып, аның аякка басканын көткәндә без Илфак белән маллар, алардагы авырулар, сәбәпләре турында күп сөйләшәбез (система куеп кына китми ул, көндезме, төн уртасымы, сыер аякка басып, печән капкалый башлаганчы көтә). «Хәзер терлек азыгы бик әйбәт, сыйфатлы. Әмма бар җирдә дә күп итеп сөт алабыз дип артык тырышалар, сыер малы бөтен энергиясен сөткә бирә, шул сәбәпле, организмы көчсезләнә. Кысыр калуда (бүген авыл хуҗалыгында иң зур проблема ул) бер сәбәп шул булса, гинекологик авырулар да артты», – ди ул.

Малларны гына түгел, матурлыкны да ярата Илфак. Аның эш бүлмәсенә керсәң, шаккатасың, абзарга тоташкан бер бүлмә димәссең: стенасында картинасы да, тәрәзә төбендә матур чәчәкләре дә бар, идәненә келәмгә кадәр җәелгән…  Һәм тагын чәчәкләр ярата Илфак. Ел саен аларның санын да, төрен дә арттыра. «Чәчәкләр арасыннан бер йөреп керсәм, су сипсәм, җанга шулкадәр рәхәт була»… – ди.

Гаиләсенә дә ныклы терәк-таяныч ул. Тормыш иптәше Раушания белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, олы кызлары Ләйсән РКБда шәфкать туташы булып эшли, Сөмбел – Казанда, Гадел мәктәптә укый. Бар яктан белемле, теләсә нинди вазгыятьтә югалып калмыйча, акыллы киңәш бирергә сәләтле Илфак янәшәсендә гаиләсе дә ышанычлы калкан артында кебектер. «Аның белән бер сөйләшсәң дә,  күңелгә җиңел булып китә. Без аның белән гел сөйләшеп, хәбәрләшеп торабыз», – дигән авылдашларны да, күрше авылларда яшәүчеләрне дә беләм. Читләр өчен дә чит түгел, үз кеше шул ул.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү