Татарстанда 43 яшьлек хатын-кыз салкында баласын урамда калдырып киткән

Әлеге хәл 2021 елның 14 февралендә булган.

Чистайның Бутлеров урамында яшәүче 43 яшьлек хатын кичке уннар тирәсендә иптәше белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Аннары хатын 8 яшьлек кызын бияләйсез генә урамда калдырып, таксига утырып киткән.

Бала битараф булмаган үтеп баручылар аркасында зыян күрмәгән, алар аны полиция бүлегенә илткәннәр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү