8 сыйныфта укучы малай география дәресендә үлгән

Красноярск шәһәренең 14 нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы малай вафат булган. «ТВК Красноярск» хәбәр итүенчә, 29 нчы октябрьдә география дәресендә укучы аңын җуйган.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре укучыны хастаханәгә илткәннәр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

Яшүсмернең үлеме сәбәпләре әлегә билгеле түгел.  Аның хроник авырулары булмавы, имин гаиләдә тәрбияләнүе мәгълүм.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү