Кеше үзенең сәламәтме-түгелме икәнлеген түбәндәге билгеләр буенча тикшереп карый ала, ди Британия галимнәре.
✅Сәламәт кеше иртән йокыдан торгач, ашарга тели, аның аппетиты була. Бу – кешенең бавыры һәм ашкайнату системасы сәламәт дигән сүз.
✅Сәламәт кеше төнлә бәдрәфкә барыр өчен уянмый. Нормаль халәттә бөерләр һәм сидек куыгы бәдрәфкә барасы килү теләген кеше йоклаганда барлыкка китерми. Бу кич белән эчкән сыеклык күләменә бәйле түгел.
✅Сәламәт кеше күп дигәндә елына ике тапкыр салкын тиеп авырый, яки бөтенләй авырмый.
Фото: pixabay.com/ru