Коронавирусның тагын да куркынычрак штаммнары барлыкка килү ихтималы зур

Дөньяда коронавирус инфекциясенең яңа, тагын да куркынычрак мутацияләре барлыкка килергә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин «Россия 24» телеканалы трансляцияләгән АТЭС саммитында шулай дип белдерде.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия лидеры Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына коронавируска каршы уйлап табылган яңа вакциналарны тануны тизләтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Аерым алганда, бу Россиядә җитештерелә торган «Спутник V» препаратына да кагыла. Ул дөньяның күп кенә илләрендә вакцинация өчен файдаланылса да, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны һаман да танымаган.

 


Фикер өстәү