Казанда агуланган студентларга ялган хәмер сатучыларны тапканнар

Казанда студентлар агуланганнан соң, полиция хезмәткәрләре сертификаты булмаган хәмер сатучының да, сатучылар чылбырының да эзенә төшкән. Казанда яшәүче ялган хәмер сатучы дүрт ир-ат тоткарлаган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, студентлар бер ир-аттан биш литрлы савытта спиртлы сыекча сатып алган. Бу хәмер белән туган көнгә килгән кунакларны сыйларга булганнар. Әмма машина багажнигыннан бушаткан вакытта, яшьләр ялган хәмер салынган шешәне бутап, аның урынына автомобиль тәрәзәсе юа торган алып киткәннәр.

Студентлар тәрәзә юа торган сыекчага су кушып эчкән. Экспертиза нәтиҗәсе пыяла юа торган сыеклыкта метанол микъдары 30 процент булуын күрсәткән.

Әлеге факт буенча «Кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату, эш башкару яки хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.


Фикер өстәү