Путин кайсы препарат белән коронавируска каршы ревакцинация ясаганын әйтте

Россия Президенты Владимир Путин «Спутник Лайт» препараты белән Covid-19га каршы ревакцинация ясаганы турында сөйләде.

Бу хакта ул Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашуда хәбәр итте. Путин сүзләренчә, ревакцинациядән соң ул үзен яхшы хис итә.

Моннан тыш, РФ Президенты коронавируска каршы назаль вакцина белән вакцинация ясау экспериментында катнашу өчен теләк белдерде.


Фикер өстәү