«Егылдым, тордым… гипс» димәс өчен нишләргә? (Табиб киңәшләре)

Соңгы атнада гына да 55 кеше кул-аягын сындырган.

Казан урамнары бозлавык белән капланды. Травматологлар өчен “кызу көннәр” башланды, дигән сүз. Соңгы атнада гына да 133 кеше травмпунктлар һәм дежур хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән инде. Шуның 55ендә кул-аяклары сыну ачыкланган. Казан сәламәтлек саклау идарәсе әнә шундый мәгълүматлар китереп үткән.

— Нәкъ менә шушы чорда имгәнү куркынычы зур. Юл-сукмаклар тәүге бозлавык белән капланып кына килгән бер мәлдә кайберәүләр әле аяк киемен кышкысына алыштырырга, гомумән, яңа һава шартларына ияләшергә өлгереп җитә алмый. Эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу чорда бигрәк тә балтыр, беләзек сөяген сындыручылар, күкрәк читлеген имгәтүчеләр күбәя. Баш сөягенә зыян килү, ми селкенү очраклары да булгалый. 50 яшьтән өлкәнрәкләр бигрәк тә еш имгәнә, – ди Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев.

Шуңа күрә табиблар, боздан чистартылып, ком сибелгән юллардан гына йөрергә киңәш итә. Тайгак юлда вак-вак атлап кына бару хәерле. Егыла башласагыз, биеклекне ничек тә киметү өчен, чүгәләргә, кул-аякларыгызны “җыеп”, аларга егылмаска тырышыгыз. Юлдагы таучыкларны урабрак узыгыз. Моннан тыш аяк киеменә игътибарлы булыгыз: аның таймый торган, үкчәсез булуы яхшы, дип киңәш итә табиб.
Ул шулай ук үзлегеңнән дәвалануның да хәтәр булуы турында да кисәтә.

– Үзбелдеклеләнеп дәваланырга ярамый. Сынган урыннарны гипс белән дә җиңел генә төзәтергә мөмкин. Әмма кайвакыт сынган сөяге кыйшая башлагач кына табибка күренүчеләр дә бар. Мондый очракта инде сырхауны хастаханәгә салып, аңа операция ясамыйча булмый, – ди травматолог.

 Фото: АиФ/ Александр Фирсов


Фикер өстәү