Яшүсмерләргә коронавирустан вакцина өч атнадан соң әйләнешкә керәчәк

Коронавирус инфекциясеннән 12 яшьтән узган балалар өчен билгеләнгән вакцина якынча өч атнадан соң әйләнешкә керәчәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Өч атна дәвам итәчәк контроль тәмамлангач, яшүсмерләр өчен каралган вакцинаны гражданнар әйләнешенә кертү планлаштырыла», — дип белдерде министр.

«Спутник М» препаратын теркәү турында 24 ноябрьдә билгеле булды. Сынау мәгълүматлары буенча, вакцинаның нәтиҗәлелеге 93,2 процент тәшкил итә.


Фикер өстәү