Марат Әхмәтов: «Телебезне саклау мәсьәләсендә мәктәпләрдән башка бернәрсә дә эшләп булмый»

Казанның 80 нче мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды. Быел август аенда мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелгән иде.

– Телебезне саклау мәсьәләсендә мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан башка бернәрсә дә эшләп булмый. Татарның күңелен кузгату, татар гаиләләрендәге балаларда телгә хөрмәт уяту һәм аны саклап калу өчен сезнең хезмәтегез бик кирәк,  – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. – Мәктәп җитәкчелеге бик дөрес юнәлеш алган. Бу эшчәнлекне дәвам итеп, киләчәктә республиканың иң үрнәк мәктәбе дәрәҗәсенә җитәрсез дип ышанам. Сезнең кебек коллектив булганда телебезнең сакланачагына, аның киләчәге барлыгына ышаныч туа.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, соңгы вакытта федераль үзәктә телләрне саклау юнәлешендә күп кенә мәсьәләләр күтәрелә.   – Уку программаларында яңа федераль стандартлар барлыкка килде. Алар яңа елдан тормышка ашырыла башлаячак. Безнең төп бурыч – телне укыту программаларын саклап калу. Шулай ук, яңа уку программалары булдыру, аларга яңа төрле кызыклы китаплар, дәреслекләр кертү, укытучыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып мондый мәктәпләргә ярдәм итү юнәлешен бергәләп эшләрбез дигән өметтә калам,– диде ул.

Мәктәп директоры Роберт Мансуров, рәхмәт сүзләрен җиткереп: «Бүген алда торган бурычларны, уку-тәрбия өлкәсендә Каюм Насыйри мирасын матур итеп алып барырбыз», – диде.

                     Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү