Кышның ничек киләчәген фаразладылар

Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән бездә дә кышкы һава торышы гел үзгәреп торачак. Көчле салкынның кинәт кенә җепшек һавага алышыну очраклары еш күзәтеләчәк, дигән сүз.

Бу глобаль җылынуга бәйле. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. “Фаразларга караганда, быел кышын һава шартларының еш үзгәреп торуын күрергә туры киләчәк. Суыгы да, җылысы да булачак. Температурадагы кисәк тирбәлешләр климат җылынуга бәйле”, – дигән белгеч.

Аның әйтүенчә, термометрның терекөмеш баганасы минус 20 градуска кадәр төшкән көннәр аз булмаячак. Шул ук вакытта көньякның җылы һавасы үтеп керү сәбәпле суыкның җепшеккә алышыну очраклары бик еш күзәтеләчәк.


Фикер өстәү