«Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары коронавирусның яңа омикрон- штаммына каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.
«Гамәлдәге беркетмәләргә таянып, „омикрон“ штаммына каршы „Спутник“ вакцинасының яңа версиясен эшләүгә кереште инде», – диелә хәбәрдә.
«Спутник»ның яңа версиясе 45 көннән соң күпләп җитештерүгә әзер булырга мөмкин.
«Спутник»ның «омикрон»га каршы берничә йөз миллион бустеры 2022 елның 20 февраленә халыкара базарга чыгарылыр дип фаразлана.