Коронавирусның яңа штаммнары ничек һәм кайда барлыкка килүен аңлаттылар

Халыкара Кызыл Хач җәмгыятьләре федерациясе президенты Франческо Рокка коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килүне бөтен дөнья буйлап халыкның вакцинациясенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән бәйләде. Бу хакта гуманитар оешма башлыгы RT интервьюсында белдерде.

Рокка аңлатканча, коронавирус таралуны һәм мутацияне туктатырга гомуми вакцинация шартларында гына мөмкин.

«Әгәр дә прививка ясау мөмкинлеге җирдәге барлык кешеләргә дә бирелмәсә, яңа штаммнар барлыкка килү куркынычы бик югары булачак», — дип белдерде Кызыл Хач башлыгы.

 


Фикер өстәү