Россиядә Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучыларның катнашу күрсәткече 2021 елдагы нәтиҗәдән арткан. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 20 сентябрь Мәскәү вакыты белән 15:23кә ил буенча сайлаучыларның 52,65 проценты тавыш биргән. 2021 елда узган Дәүләт Думасына сайлауларда әлеге күрсәткеч 51,72 процент тәшкил иткән.
Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау 18 сентябрьдә башланды һәм 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм муниципаль сайлаулар уза.
Республикадагы сайлау участоклары 08:00дән 20:00гә кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез