Бүреләр белән күзгә-күз очрашкан Алсу: Үлемем шушындамы?

Дога көче/ Бәян

Институтның икенче курсында укучы Алсу кышның бер матур көнендә Кызыл Тау авылында яшәүче әби-бабасы янына кунакка кайтырга чыкты. Шәһәрдә әнисе белән икесе генә яшәгәнлектән, кул астында машиналары булмаганлыктан, алар авылга бик еш кына автобус белән кайтып йөриләр иде. Атна азагында әнисенең эш сменасы туры килү сәбәпле, инде ике-өч ай чамасы әби-бабасын күрмәгәнлектән, кыз бу юлы үзе генә килергә булды. Соңгы кайтулары көзнең бик шыксыз, яңгырлы көненә туры килгәнлеген хәтерли ул.

Автобус әби-бабасы яши торган әлеге кечкенә авылга керми. Аннан төшкәч тә Кызыл Тауга кадәр ике-өч чакрымлап керәсе әле. Алсу автобустан төшеп калды да, олы юлдан аска таба каерып, авылга илтүче басу юлы буйлап китте. Бу юлы авыллары ягына кайтучы юлдашлар күренмәде. Җәен дә, кышын да моңарчы гел шушы юлдан гына йөргәнлектән, кыз олы юл буйлап китсә, машина яисә кеше очрарга мөмкин булуын уйламады да.

Алсу ашыкмыйча гына кышкы матурлыкка хозурланып кайта бирде. Көн салкынчарак булса да, кояш нурлары астында җем-җем килеп яткан кар, дөньяга ямь биреп, күзләрне камаштырып, күңелдә ниндидер бер рәхәт тойгылар барлыкка китерә. Тирә-як тынлыкта утыра, бер җан әсәре дә күренми. Алсуның бер дә болай ялгызы кайтканы юк иде әле. Әнисе үзе кайта алмаганда, аңа иптәшкә икетуган апа-сеңелләрен булса да ияртеп җибәрә иде.

Алсу үз уйларына бирелеп атлый торгач, авыл башына җитәрәк урнашкан куе әрәмәлеккә җитеп килгәнлеген абайлап алды. Балачакта җәй көннәрендә алар шул әрәмәлек тирәсенә менәләр, шунда күңелле итеп качышлы уйныйлар, җиләк, чикләвек җыялар иде.

Ул аннан бераз читтәрәк халык теленә кереп калган «Бүре базы» дигән серле җир бар икәнлеген, бу тирәләрдә берничә ел элек кешеләргә бүреләр очраганын ишетеп белә иде. Әмма шуннан соң аларны бүтән күрүче булмады, халык та бу вакыйганы башка искә алмады. «Аллам сакласын, менә шунда каршыга бүреләр килеп чыкса, берүзең нишләрсең?…» – дип, никтер бүген шул вакыйганы хәтерендә яңартты кыз. Аның гәүдәсеннән салкынлык йөгерде, күңеленә ниндидер шомлы тойгы килеп керде, адымнарын да тизләтә төште.

Кайта торгач, әрәмәлек тирәсенә килеп җитәрәк, нидер сизенгәндәй, башын өскә күтәреп, төбәлебрәк караса, үзеннән унбиш – егерме метр ераклыкта ниндидер ике җан иясе басып торганлыгын күреп алды. Тере бүре күргәне булмаганлыктан, Алсу аларны башта этләр дип уйлады. Ләкин этләрдән аерылып тора торган койрыкларына, килеш-килбәтләренә ныклап игътибар иткәннән соң гына бүреләр икәнлеген аңлады. Этләр булса да куркыр иде, ә монда бит бүреләр!

Алсу як-ягына борылып карады, таяныч эзләде. Тирә-якта, еракта булса да, бер җан әсәре дә юк. Булса ни, йөгереп тә барып җитә алмаячак ул аңа. Йөгерсә, арттан ташланырлар дип шүрләде. Шуңа каккан казык сыман басып торуын дәвам итте. «Юраган юш килә, диләр бит… Бүреләр турындагы вакыйганы гына искә алып куйган идем, инде менә үземнең каршымда басып торалар түгелме соң? Үз күзләремә үзем ышанмыйм. Төшемме бу, өнемме? Я Аллам, нишләргә инде миңа? Үлемем шушындамы икәнни?..» – дип уйлады ул. Үзе дә сизмәстән, күзләреннән яшь тамчылары атылып чыкты.

Әлеге ике бүре кызга таба әкрен генә атлап киләләр иде. Алсуга берсенең күзләре ялтырап куйган шикелле тоелды. Кыз чарасызлыктан нишләргә дә белмәде. «Хәзер килеп җитәрләр дә ботарлап атарлар инде болар мине. Ничек куркытып булса да карарга соң бу бүреләрне? Эх, янымда шырпы да, мылтык да, һич югы берәр таяк булса да юк бит», – дип бимазаланды кыз.

Шул вакыт Алсуның ерак күңел төпкелендә нидер калкынып куйды. Кайчандыр балачакта ук әбисенең әйткән сүзләре, биргән нәсихәтләре, өйрәткән догалары капылт итеп исенә төште. Бер генә намазын да калдырмаучы, ихлас күңелле, оныкларының күңеленә дә иман орлыклары иңдерергә омтылучы әбисенең: «Кызым, кыен, авыр чакларыңда, нидәндер курыккан, шүрләгән, икеләнгән вакытларыңда, хәвеф-хәтәр килгәндә бер Аллаһка гына тапшыр, Аңа сыен, шушы догаларны укы. Сиңа Аллаһы Тәгалә генә ярдәмен бирәчәк, туры юл күрсәтәчәк…» – дип еш кабатлаганын хәтерендә яңартты. Әбисе өйрәткән догаларны бик еш укымаса да, исендә йөртә иде ул.

Бүреләр якынайганнан-якынайды, ә Алсу яшь аралаш белгән догаларын укып, Аллаһка ялварды, күзләрен четердәтеп йомды. Бүреләрнең берсе берничә адым кала кинәт туктап, арт аякларына утырды. Икенчесе исә тораташ булып баскан кызның янына килеп, башта аны күзәтте, аннары әкрен генә берничә мәртәбә урап чыкты. Ул борынын сузып, иснәп караган сыман итте, аннары авыр башын түбән салып әкрен генә китеп барды. Читтә утырган бүре дә торып, кызны урап, әкрен генә аңа иярде.

Алсу бу мәлдә күзләрен ачарга да курыкты. Ул инде, дөресен генә әйткәндә, үлемгә әзер иде. Аяклары да хәрәкәтләнмәс булган кебек тоелды аңа. Алсу әле берникадәр вакыт, бүреләр шактый ара киткәнче басып торды, күңелендәге хис-тойгыларын берәмтекләп барларга кереште. Әлеге вакыйга аңа һаман куркыныч төш кебек тоелды. Ул бүреләрнең каршына ук очрап, аңа зыян салмыйча, шулай узып китүләренә ышана алмады. Чыннан да, бу ниндидер бер могҗизага тиң иде. «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бу, Аның илаһи ишарәсе бүреләргә барып иреште бит. Чын йөрәктән укыган догаларым мине саклап калды. Дога нинди зур көчкә ия икән бит. Әбием дөрес сүзләр сөйләгән булып чыга…» – дип уйлады кыз.

Туңган кул бармакларына җылы тынын өрә-өрә, аякларын яза-яза, көч-хәл белән атлап киткәндә, җир өстенә караңгы төшә башлаган иде инде. Алсу гаҗәпләнү катыш сөенеченнән артка борылып карарга да куркып, авыл ягына таба чапты.

Гүзәлия Нигъмәтуллина

Фото: 7days.ru

 

 

 


Фикер өстәү