Түбән Камада мохтаҗларга ярдәм итү пункы ачылган

Түбән Кама шәһәренең үзәк базарында мохтаҗларга ярдәм итү пункты ачканнар. “Ихлас» (Искренность) элмә такталы әлге павильон трамвай тукталышы янында ук урнашкан.

Анда тормыш авырлыгына юлыккан һәркем мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорый ала. Моннан тыш биредә шәһәр һәм районның ярдәмгә мохтаҗ кешеләре турында мәгълүмат туплана. Ә ярдәм, нигездә, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Шулай ук төн кунып чыгу мәсьәләсен дә хәл итәргә ярдәм итәчәкләр.

Ярдәм итү пункты һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10-12 сәгатьләрдә эшли, дип хәбәр итә Түбән Камадагы коллегабыз Нурисә Габдуллина.


Фикер өстәү