Узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда журналистлар Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан КФУ ректоры Илшат Гафуровны тоткарлау турында кызыксындылар.
– Мин дә сезнең кебек хәлдә, шуңа күрә башка мәгълүматым юк. Оренбургтан Мәскәү аша кайттым. Бу хакта Казанга кайтып җиткәч, массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдем. Хокук органнары мәгълүматны тикшерү белән шөгыльләнә, – диде Илсур Һадиуллин.