Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

6 гыйнвардан башлап республикада буран, җепшек кар явуы көтелә, юлларда бозлавык сакланачак.

Шул рәвешле соңгы арада республикада хөкем сөргән аномаль салкыннар жылы һава торышы белән алышыначак. «Республикада һава температурасы зур «сикереш»ләр ясый. Бу атнада шактый жылытачак. Ләкин озакка түгел. Берничә көннән кабат тотрыклы салкыннар башланачак», — диелә Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген кичке сәгать алтыдан, иртәгә 18.00 сәгатькә кадәр республиканың көнчыгыш, төньяк районнарында төнлә -25,-30 градуска кадәр салкын булачак. Буран көтелә. Төнлә һәм көндез томан төшәчәк. Жилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр. Юлларда — кар көртләре, бозлавык саклана.

7-8 гыйнвар көннәрендә дә шундый ук буранлы, карлы һава торышы сакланачак. Якшәмбе көнне исә кабат салкын көннәр әйләнеп кайтачак. 9 гыйнвар көнне көндез -8,-13 градус, төнлә -15,-20 градус салкын булачак. Явым-төшем көтелми.


Фикер өстәү