Саклык банкы хезмәткәрләренең 50 процентын өйдә торып эшләүгә күчерә

Саклык банкы хезмәткәрләренең яртысы дүшәмбе – 17 гыйнвардан “удаленка”га китә. Кредит оешмасы башлыгы Герман Греф шул хакта белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”. Ил җитәкчелегенең, “омикрон” штаммы үтеп керү сәбәпле, Россиядә коронавирус йоктыручылар санының котылгысыз төстә артуы турында игълан итүенә бәйле бу.

Шулай итеп, киләсе атнадан башлап, банкта барлык киңәшмәләр дистанцион режимда үткәреләчәк.
Банк пандемия башланганнан бирле хезмәткәрләрен берничә тапкыр “удаленка”га җибәргән инде. Әйтик, 2020 елның көзендә – вакцинация башланганчы, “Сбер”да эшләүчеләрнең 70%ы өйдә эшләүгә күчерелгән.
Бүген коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб илдә чир йоктыручылар саны арту турында игълан иткән. Соңгы тәүлектә илдә коронавирусның яңа 21 155 очрагы теркәлгән (алдагы тәүлектә – 17 946)


Фикер өстәү