Галимнәр: Телнең торышы бунча 14 төрле чирнең барлыгын ачыклап була

Табибка баргач, телне күрсәтү – гадәти хәл. Белгеч диагноз куюны иң элек әнә шуннан башлый. Баксаң, телнең торышы буенча бер генә түгел, 14 төрле чирнең барлыгын ачыклап була икән. Күптән түгел Пакьстанның Роджалакшм көллияте белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш табиблар телнең күп кенә башка билгеләренә дә игътибар итәргә чакыра.

Кайсы нәрсә өчен җаваплы?

Тел очы – йөрәк һәм үпкәне, аның урта өлеше – ашказаны, бавыр, үт куыгы эшчәнлеген контрольдә тота. Тел тамыры исә – эчәклек, аның ян яклары исә бөернең торышы турында сөйли. Сәламәт кешенең теле, гадәттә, эренле катлаусыз, ачык-алсу төстә була.

Тел төсе. Ни гаҗәп, ел фасылына карап, телнең төсе дә үзгәрергә мөмкин икән. Әйтик, җәй көне тел кызгылт булса, көз һәм язга таба ул саргылт төскә керә, ди белгечләр. Телнең төсен ризык, артык кайнар ашлар, дару һәм теш протезы да үзгәртергә мөмкин. Табибларның – үз мантыйгы. Агарып торган тел – организмның хәлсезләнүе, кызыл төстә булса – йөрәк, үпкәдәге хилафлыклар, кан авырулары барлыгы турында сөйли. Тел караңгы төстә булса, хәл тагын да мөшкелрәк дигән сүз. Ялтырап торган шома тел исә – анемия, шәмәхә тел – куркыныч стадиягә җиткән кан һәм үпкә авырулары барлыгын, зәңгәр тел йөрәк-кан тамыры системасында, бөерләрдә авыру барлыгы турында кисәтә. ВИЧ йоктырган яки бик озак антибиотиклар эчкән кешенең теле исә карала.

Эренле катлау. Тел өстендә шундый үзгәреш күзәтелсә, организмга колак салыр чак җиткән дигән сүз. Ул катлау сары төстә булса, ашкайнату системасында, бавырда үзгәрешләр булырга мөмкин. Ак төстәге катлау исә – эч кату, коңгырт төстәгесе сулыш һәм ашкайнату системасындагы хилафлыклар турында кисәтә. Бу катлау телнең үзәгендә урнашса, табиб эчәклек һәм бөерләрне тикшерттерергә мөмкин.

Тәм сизмәү. Кеше баллы, ачы, төче һәм тозлы тәмнәрне сизми башласа, кичекмәстән нерв, эндокрин системаларын тикшертергә кирәк.

Төер, сызык, сикәлтәләр… Телдәге төерләр – организмга В12 витамины, тимер җитмәү, юл-юл сызыклар – сифилис барлыгы, сикәлтәләр – кешедә Крон авыруы яки юан эчәкнең ялкынсынуы  турында сөйли.


Фикер өстәү