Казанда XIX гасыр йортын төзекләндерәчәкләр

Быел Казанда Дротоевский йортын төзекләндерергә планлаштыралар. Ул XIX гасырга караган бина санала. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет утырышында аның башлыгы Иван Гущин әйтте.

Бу йорт федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты санада. Бинадагы төзекләндерү эшләре былтыр ук башланган иде. Иван Гущин әйтүенчә, әлеге йортны офис шартларына җайлаштыру күздә тотыла. Комитет та шунда күчәчәк.

— Бу һәйкәл безнең өчен федераль статусы аркасында гына кадерле түгел. Яшермим, комитет бу бинада «өй туен» билгеләп үтәргә хыяллана. Бәлки, киләсе йомгаклау коллегиясен без тарихи бинада уздырырбыз, — диде Иван Гущин.


Фикер өстәү