Тукай районында кичә үтерелгән ике кызны җирләгәннәр

Тукай районының Мәләкәс авылында 21 яшьлек кыз белән аның 18 яшьлек сеңлесен җирләгәннәр.

Кичә кич Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.

Соңрак ир-атны Алабуга районында тапканнар, ул үз-үзенә кул салган.

Агентлык хәбәрчесе мәгълүматлары буенча, кызлар белән хушлашу мәрасиме мөселман гореф-галдәтләре буенча оештырылган. Аларны озатырга халык күп җыелган.

21 яшьлек кызны Чаллыда күмгәннәр, ә 18 яшьлек кызның мәетен Ижевскка озатканнар, ул әти-әнисе белән шунда яшәгәне билгеле.


Фикер өстәү