Татарстанда парламент дәресләре башлана

Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучылары, депутатлар өчен семинар узды. Анда «Мин – гражданин!  Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән 2022 елгы парламент дәресләренә старт бирелде. Видеоэлемтә рәвешендә узган семинарда тиешле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дәрес темасы һәм аны үткәрү алымнары буенча  фикер алышты.

Парламент дәресе – Дәүләт Советының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән уртак проекты. Быел инде ул республиканың барлык мәктәпләрендә ундүртенче тапкыр үткәреләчәк. «Унөч ел эчендә бу проект депутатларның укучылар белән хезмәттәшлеге өчен бик әйбәт мәйданчыкка әйләнде, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Дәресләр һәр ел саен уңай яктан бәяләнә. Димәк, «укытучы – укучы – депутат» форматында аралашуга, чыннан да, ихтыяҗ бар дигән сүз».

Быел парламент дәресенең темасы Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында булачак һәм ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Конституция, һичшиксез, гражданлык хокукларының һәм ирекләренең ышанычлы гарантиясе булып хезмәт итә. Парламент башлыгы фикеренчә, Төп Закон – вакытлар узу белән төрле социаль-сәяси факторлар йогынтысында үзгәрергә мөмкин булган «тере документ».

Парламент дәресләре февраль – март айларында узачак, аның кысасында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучылар арасында иҗади бәйгеләр булачак. Быел беренче тапкыр социаль челтәрләрдә парламент дәресе турында иң яхшы медиаконтентка конкурс үткәрелә. Бәйгегә нәтиҗәләр апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы парламентта узачак.

 

 


Фикер өстәү