Камилә Вәлиевага шәхси турнирда чыгыш ясарга рөхсәт бирделәр

Спорт арбитражы суды (CAS) соңгы карарында 15 яшьлек татар кызына шәхси ярышларда чыгыш ясарга рөхсәт бирде. Шулай итеп, Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваны Олимпия уеннарында чыгышларын дәвам итә алачак.

Әлеге эш буенча Арбитрлар итеп итальян Фабио Юдика, американ Джеффри Бенц һәм словен Весна Бергант Ракочевич билгеләнгән иде. Тыңлаулар якшәмбе көнне Мәскәү вакыты буенча 15.30да башланып, барлыгы 4,5 сәгать дәвам итте.

Шәхси ярышлар 15 һәм 17 февральдә узачак.


Фикер өстәү