Фаҗига кичә Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авылындагы шәхси йортларның берсендә булган. Йортта 12 яшьлек кызның гәүдәсе табыла. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Хәзерге вакытта тикшерү төркеме фаҗиганың нечкәлекләрен ачыклый. Тикшерү версиясе буенча, кыз үзенә кул салган.