“Омикрон” сезонлы йогышлы чиргә әйләнә

Чирләүчеләрнең 95 проценты аны гадәти салкын тидерү яки ОРВИ кебек кенә кичергән.

ПЦР-тесты “омикрон” штаммын йоктыруны күрсәтүчеләрнең 95 проценты чирне гадәти ОРВИ кебек кенә кичергән. Әлеге штаммның ОРВИ төркемендәге сезонлы инфекцияләргә якыная баруы турында тагын бер кат сөйли бу. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдергән.
Ул шулай ук хәзер Татарстанда коронавирус йоктыручыларда “омикрон”ның – 90. “дельта” штаммының – 10 процент тәшкил итүен басым ясап әйткән.
Сүз уңаеннан, бу атнада Роспотребнадзор яңа эпидемиологик кагыйдәләрне раслады. Кагыйдәләр исемлегендә социаль дистанция саклау һәм залларны тутыру буенча чикләүләр юк. Шулай да ведомствоның Татарстандагы идарәсе, социаль дистанция саклау таләбе кала, дип хәбәр итте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү