Зөлфәт Хәйруллин: «Сәерлек бик көчле миндә. Тик торганда үз-үзем белән сөйләшә, кычкыра, үкерә башлыйм»

Аңлап булмый аны: ул – беркатлы сабый кебек тә, шул ук вакытта чишелмәс табышмак та. Тормышта үз кагыйдәләре дә бар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, элеккеге хезмәттәшебез Зөлфәт абый Хәйруллин март аенда 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хәзер аның гаиләм, оныкларым, бакчам, иҗатым дип яшәп яткан   рәхәт мәле.

Газетабызда 30 елга якын җаваплы сәркатип урынбасары булып эшләде ул.  Бертөрлелек туйдырганда, арып киткәндә, күңелгә нәкъ менә аның кебекләр кирәк. Йә ул баянын алып, сыздырып җырлап җибәрә, йә үзең сизмәгәндә, кәгазь битенә ике-өч минутта кыяфәтеңне төшереп куя, йә артистлана, кылана ук башлый.

– Сәерлек бик көчле миндә. Иҗат кешесе шундый булырга тиеш. Тик торганда үз-үзем белән сөйләшә, кычкыра, үкерә башлыйм. Бу юләрлекләремә «клип» дигән исем куштым. Озак шалтыратмасам, танышларым «Ватсап»тан клип җибәрүемне сорый. Үкерүемне тыңлагач, аларга да рәхәт булып китә. Кайберәүләр миннән ераграк торырга тырыша, телефоннарын да алмыйлар. «Хатының ничек түзә?» – диючеләр дә юк түгел.  Мин үз кыланмышларымны яшермим. Шул ук вакытта моны башкаларга зыян сала дип тә уйламыйм, – ди ул.

Тормышта – үз принциплары. Аларны кешеләргә сиздермәскә, кирәкмәгән җиргә кысылмаска тырыша. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүчеләрне җене сөйми. Булганына риза булып яшәвен дәвам итә. Тырышып кына да бик алга китеп булмый, уңыш елмаю да кирәк, ди. Аның өчен ак һәм кара дигән нәрсә бар. Карага бөтенләй кагыласы түгел!  Кызлары Ләйсән белән Рузиләне яхшы белән яманны аерырга өйрәтеп үстергән. Хәзер оныкларын карарга булыша. Җырлата, биетә, әкиятләр сөйли, кулларына  пумала тоттырып, рәсемен дә ясата дәү әти.

Үз куллары белән бакчасында өй, мунча салган, бакча ясаган. Үзе калайчы, балта остасы, электрчы, буяучы, рәссам, бакчачы. Хатын-кыз эше дип аптырап тормый. Керләр юарга, тегәргә ярата. Тик ашарга пешерә белми. Хәер, 40 ел хатын белән яшәүче иргә монысы мөһим дә түгелдер. Тәмле ризыклар белән сыйлап торучы, кәефсез чакта күңелен күтәрүче хатыны Рәзинәсе бар бит!

Зөлфәт абый дигәндә, шаржлар турында әйтми калып буламы соң? Рәсемнәренең матбугатта басыла башлавына – 33 ел.  «Башым идеяләр белән тулган. Ясаласы иң шәп шаржлар алда әле», – ди Зөлфәт абый.

Аның фикеренчә, шарж жанры үзгәрергә мөмкин. Чөнки Зөлфәт Хәйруллин 4–5 сызык белән кешегә шарж ясап, аның бөтен холкын, кем икәнен күрсәтергә уйлый. «Кайбер вакытларда ул килеп тә чыга. Бу сәнгатьтә – үз юлым. Барысы да берничә секундта, минутта эшләнергә тиеш. Шуңа мине Камил Кәримов «рәссам-моменталист» дип атады», – ди шаржлар остасы.

Татар рәссамнарыннан беренчеләрдән булып, сәхнәдән үзе теләгән теләсә кемгә шарж-рәсемнәр ясаучы да ул. Туйларда, юбилейларда 40–50шәр кешегә рәсемнәрен ясап биргәне бар. Мәҗлесләргә аны махсус шаржчы итеп чакыралар. Аның өчен иң зур бүләк – шаржлары басылу.  Язучы Зәки Зәйнуллин: «Зөлфәт, син шаржлар гына ясарга тиеш, язарга да, гармун уйнарга да тиеш түгел!» – дигән.  Дөрес, көлкене аңлап бетермәүчеләр дә очрый. Шагыйрь Нариман Камалов шарж ясагач үпкәләп, ертып ук аткан. Ә менә элеккеге прокурор Кафил Әмиров бик риза калган, заманасында хәтта шаржлар китабын бастырырга да ярдәм иткән.

– Күпме яшим, шуның кадәр иҗат итәрмен дип уйлыйм. Әле картиналар ясарга, баянда яңа җырлар өйрәнергә исәп. Күңел һаман 18дә. Иҗат кешесе картаймый. Тормышым үкенерлек түгел. Китабым чыкты, мәдәният институтында шаржлар галереясы ачылды. Казанда, туган ягымда иҗат кичәләрем гөрләп үтте. Яз җитүгә, бакчаны тәртипләргә китәчәкмен. Җирдә казынып яшәү көч бирә. Илһамланырга, хыялланырга да  җитә ул, –  ди Зөлфәт Хәйруллин.

6 мартта туган ягы Балтач районының Чапшар авылында Зөлфәт Хәйруллинның иҗат кичәсе үтәчәк. Иҗатын яратучыларның барысын да әлеге кичәгә чакыра. Зөлфәт абыйны юбилее белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хатыны Рәзинә белән тигезлектә яшәвен телибез.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү