Сода суыткычны чистарта

Сода суыткыч эчен бик ансат чистарта һәм тәмсез исләрдән котылырга ярдәм итә. Кипкән һәм каткан тапларны бетерү өчен соданы бераз җылы су белән бутап, кефир төсле масса булганчы болгатыгыз. Әлеге «ботканы» марляга сылап, тап булган урынга 30 минутка куеп калдырыгыз. Аннан соң таплы урынны әлеге марля белән ышкыгыз һәм җылы су белән сөртеп алыгыз. Суыткычыгыз әллә нинди көчле химияләрсез генә ялт итәчәк.


Фикер өстәү