Республикада җылы көннәр көтелә

 Дүшәмбе Татарстанда җылытачак. Әгәр соңгы көннәрдә төнлә -27 градуска кадәр фаразланса, ә иртәгә һава температурасы -17 градустан төшмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясенең күпчелек өлешендә төнлә -7..-12 градус, көньяк һәм көнчыгыш районнарында -17 градус булуы көтелә. Көндез иң югары һава температурасы -2..-7 градус булачак.

Иртәгә болытлы һава торышы көтелә, шулай ук кар, уртача тизлектә җил фаразлана. Юлларда бозлавык көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү