Татарстанда яшәүче айфонын бер бүлмәле фатирга алмаштыра

Чаллыда яшәүче «Авито»да 256 гигабайтлы 13нче айфонын бер бүлмәле фатирга алмаштыру турында белдерү урнаштырган. 

«13нче айфон сатам. Бәясе – 2 млн 700 мең сум. Телефонның чехолы, зарядкасы бар. Сак эш иттем. Телефонга махсус пыяла ябыштырылган. Айфон гарантиядә. Чеклары бар. Сатам яисә 1 бүлмәле фатирга алмаштырам», — диелгән белдерүдә.


Фикер өстәү