Мандарин үстерүче Хәнифә апа: «Ник элегрәк утыртмадым икән?»

Зәйдә яшәүче Пасмуровлар гаиләсендә табын күрке – үзләре үстергән мандарин. Көньяк гөлен 2018 елда Хәнифә апага кияве бүләк итә. Хәзер хуҗабикә элегрәк утыртмавына үкенә. Баксаң, әллә ни нәзберек үсемлек түгел икән ул.

–  Беренче елны мандарины вак һәм аз булды. Авыз итеп карадык та әллә ни игътибар бирмәдек. Ул елны мандарин гөленә тимәдем. Җимешләрен алгач, ул ял итә. Шул вакытта мин аны башка савытка күчердем. Чүлмәкне яфрак ябалдашларына карап сайларга кирәк. Зурга утыртсагыз, тамырлана гына ул. Күчереп утырткач, әкренләп гөл агачка әйләнде. Икенче-өченче елларда җимешләр күбәйде. Мандарин үстерү үземнең күңелемә дә хуш килде. Хәзер уйлап торам: нигә аны иртәрәк үзебез утыртып карамадык икән дим, – ди Хәнифә апа. – Мандарин агачы ел саен гыйнвар аенда чәчәк ата. Аның хуш исен иснәп туеп булмый. Быелгы мандариннарны җыеп алдым инде. Тагын бер төрле мандарин гөлем бар. Анысының сабаклары чәнечкеле-энәле. Буе 1 метр да 30 сантиметрга җитте. Әле җимеш бирергә уйламый. Әмма аның мандариннары әфлисун кадәрле булачак. Чөнки андый төр киявемдә бар. Аныкын авыз иткәч, орлыгыннан утыртып карадым.  Үземнекенең орлыкларын әрәм итмәскә уйлап торам. Барысын да утыртам, кирәк кешегә бирермен.

Хәнифә апа 40 елга якын хөкүмәт эшендә эшләгән. Башта районың паспорт өстәлендә, аннан салым инспекциясендә хезмәт куйган. Ялга чыккач, бераз моңсу да була үзенә. Аннан үзенә шөгыль таба: гөлләр үстерә, яшелчәләр утырта башлый. Өендә 60 төрле гөл үсә аның.

Хәнифә апа гөлләргә атнага бер булса да шикәрле су сибәргә куша. Болай иткәндә, гөл чәчәккә тизрәк күмелә икән. Бакчадагы матурлыкны сөйләп бетерә алмый. Шуңа ул безне үзләренә җәйгә кунакка чакырды.

– Яшелчәләрне күп итеп утыртабыз. Мин һәрнәрсәне алдан өлгертергә тырышам. Иремнең 26 майда туган көне. Аның бәйрәменә кыярны өлгертәм. Суганнарым, борычларым, помидорларым да уңа. Уңышның сере – эшне ярату, – ди ул. – Гөлләргә дә, яшелчәләргә дә, мандариннарга да әллә нинди ашламалар сипмим. Халык ысулларын да кулланмыйм. Бары тик су сибәм.  Мин аларны яратам. Мөгаен, шуны сизәләрдер.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү