Казанда шикәрне югары бәядән сатучы ир-атны тоткарлаганнар

Казанда шикәрне югары бәядән саткан ирне тоткараганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полицейскийлар социаль челтәрләрдә шикәр сату турында белдерү тапкан. Бер килограмм өчен сатучы ир 97 сум сораган. Спекулянтны 50 килограммлы бер капчык шикәр комы сатарга маташканда тоткараганнар. Ир-атның бернинди тиешле документлары да булмаган. Хәзер аңа штраф яный.


Фикер өстәү