Белгеч зарарлы продуктларны күпләп сатып алмаска киңәш итте

Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең чипсы, газлы су һәм башка зарарлы продуктларны күпләп сатып алуы азык-төлеккә бәйлелек китереп чыгарырга, сәламәтлеккә һәм гаилә бюджетына зыян китерергә мөмкин.

Клиник психолог, азык-төлек тәртибен коррекцияләү буенча белгеч Варвара Зародина Sputnik радиосына биргән интервьюсында бу продуктларның чикләнгән микъдарда чыннан да сөендерә алуына игътибар итә, әмма аларны зур күләмдә сатып алырга кирәкми дип саный.

«Аларны күбрәк ашау куркынычы бар, бу сәламәтлек өчен зыянлы, чөнки алар зарарлы», — дигән эксперт.

Зародина мондый сатып алуларның бюджетны рациональ тотылмау белән бәйле дип атады, шуның аркасында мөһимрәк әйберләрне сатып алуга акча җитмәскә мөмкин. Ул мондый тәм-томнарны организмда дофамин ясалуга ярдәм итә торган башка берәр әйбер белән алыштырырга киңәш итте.

Мисал өчен, йөреп кайту, якын кешеләр белән аралашу, спорт, бию, фильм карау һ.б.


Фикер өстәү