Берьюлы — 3 бүләк: Түбән Камада өч игезәк туган

Түбән Камада яшәүче Юнысовлар гаиләсендә өч игезәк туган. Алмаз һәм Екатеринаның уллары Демид берьюлы бер сеңелле ике энекәшле булган. Гаиләдә туган сабыйларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да тәбрикләгән.

Сабыйларга Хәсән, Вилдан, Вилия исемнәре кушканнар.


– Аеруча әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Өч бала табу- җиңел эш түгел. Балаларыгыз сәламәт, акыллы, бәхетле булып үссен, – дигән Рамил Муллин.

Сүз уңаеннан, Түбән Камада өч игезәк туу — сирәк вакыйга. Әйтик, соңгы 7 елда биредә 5 шундый очрак теркәлгән: 2016 елда — ике гаиләдә, 2018, 2021 һәм 2022 елларда — берәр гаиләдә өчәр бала туган.


Фикер өстәү